АКШ ике Иран түрәсенең телефон сөйләшүен эләктереп алган. Алар АКШның Иранның атом корылмаларына ясаган һөҗүме турында сөйләшкән. Түрәләр һөҗүмнәрнең, фаразланганча, көчле булмавын әйткән. Бу хакта яшерен күзләү мәгълүматлары белән таныш дүрт чыганакка таянып The Washington Post газеты яза.
Ай Йорт сөйләшү булуын кире какмаган, ләкин Иран рәсмиләре фикерләре белән килешмәгән һәм аларның АКШ һөҗүме ясалган өч атом корылмасына килгән зыянны бәяли алу сәләтенә шик белдергән.
"Исемнәре әйтелмәгән Иран түрәләренең йөзләрчә фут җимерекләр астында ниләр булуын белә алулары көлке. Ираннарның атом коралы програмы тәмам", дип белдерде Ак Йорт матбугат сәркатибе Кэролайн Ливитт.
"Иранның ике билгесез түрәсенең телефон сөйләшүе күптөрле чыганаклардан җыелган дәлилләргә нигезләнгән күзләү ясаган тулы бәяләмә белән тәңгәл килә алмый", дигән АКШ күзләү идарәсенең югары дәрәҗәле вәкиле.
Элегрәк Атом энергиясе Халыкара агентлык башлыгы (МАГАТЭ) Рафаэль Гросси Иран баетылган уран җитештерүне яңадан башлау өчен техник мөмкинлекләрне саклап калды һәм берничә айда бу эшне торгыза ала дип белдергән иде.
Аның сүзләренчә, Израил һәм АКШ һөҗүмнәре Иран атом корылмаларына җитди зыян салган, әмма юк итәрлек булмаган.
Израил һәм АКШ һөҗүмнәреннән соң АКШ президенты Доналд Трамп Иран корылмалары тулысынча юк ителде дип белдерде. CNN һәм The New York Times һөҗүмнәр програмны вакытлыча гына туктатты дип хәбәр итте. Financial Times мәгълүматынча, баетылган уранның зур өлеше зыян күрмәгән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!