Төркиянең Искешәһәрдә тупланып яшәүче татарлар туган авыллары Госманиядә Сабан туен уздырды. 29 июньдә бәйрәм авылның паркында булды. Паркка керү капкасында Сабантуйга килүчеләрне ике телдә язылган игъланнар каршы алды, кунакларны чәкчәк белән каршыладылар. Быел татар бәйрәменә татар авылы караган Чифтчеләр районы башлыгы Зөһрә Кунакчы килде. Ул башына татар калфагын кигән иде. Бу – аның икенче килүе, ул узган елны да татарлар белән бергә Сабантуйны бәйрәм итте.
Госманиядәге Сабантуйның үзенчәлеге шунда биредә гаилә, нәсел кешеләре җыела, сәхнә оештыра, һәр гаилә табын кора, татар ризыкларын әзерли. Сабантуй мәйданында сәхнә корыла. Сабантуй башта Төркия гимны белән ачыла, аннары Коръән сүрәләре укыла, Идел-Урал якларыннан михнәтле юллар узып һәм коры далада авылга нигез салган татар мөһаҗирләре рухына дога кылына. Бу татарча башкарыла. Быел бу эшне авылның яңа буын вәкиле Әнәс Байкал белән чыгышы белән Сембердән, әмма әлеге вакытта Искешәһәр мәдрәсәсендә белем алучы Мостафа Нурулла башкарды.
Бәйрәм тамашасын Татарстаннан кунак булып килгән Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Фәнис Җиһанша белән Искешәһәрдә туып-үскән Әнәс Догу алып барды. Алар Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның сәламен җиткерде. Сабантуйда шулай ук "Сәйдәш" бию ансамбле артистлары, җырчылар Марат Галимов, Эльнара Батталова чыгыш ясады. Шулай ук Казакъстанда туып-үскән, әлеге вакытта Измирдә яшәүче музыкант, татар хатыны Саҗидә Әхтәмова татар милли көйләрен скрипкада уйнады. Сабантуйда шулай ук кырымтатарларның биюләре дә башкарылды.
Артистлар белән берлектә мәйданда әрәпә, бүләк җыю йоласы да башкарылды. Биредәге татарлар гадәттә түбәтәйгә акча сала, бу Сабантуйга тотылган акчаның бер өлешен каплау өчен кулланыла. Сабантуй үзе бушлай уза. Оештыручылар күпме акча тотылганын әйтмәде.
Госмания авылында шулай ук Сабантуйда татар ризыкларын оста итеп пешерүчеләр арасында бәйге уздырыла. Һәр ризыкны тәмләп карыйлар, аны пешерү авырлыгына игътибар итәләр, хөкемдарлар бәя биреп шәп пешерүчеләрне билгели. Быел татар хатын-кызлары итле пәрәмәч, чәкчәк, баллы бәлеш, алма бәлеше, бавырсак әзерләгән иде. Беренче урын баллы бәлешкә бирелде. Бу яклар өчен бу ризык яңа, үзенчәлекле булып санала.
Сабантуйның икенче өлеше уеннардан торды. Биредә ирләр, аннары балалар аркан тартуда катнашты. Шулай ук балалар өчен капчыкта сикерү кебек уеннар да уздырылды. Балаларга бүләкләр таратылды.
Бәйрәмдә якынча 500 кеше катнашты. Сабантуйга башлыча бу авылдан чыккан татарлар килә, быел шулай ук Әнкарадан, Күтаһья якларыннан, Бөгрүделиктән кунаклар булды. Оештыручылар әйтүенчә, быел кешеләр әзрак килгән, бу Сабантуйның бераз соң уздырылуына бәйле була ала дип фаразлый алар.
Бәйрәм өйләдән соң бергәләп аягүрә басып "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды. Сабантуйда шулай ук Төркия белән Татарстанга бәйле истәлекле күп әйберләр әзерләнгән, китаплар, сурәтләр, аларның барысын да сатып алырга да мөмкин иде.
Сабантуй кунаклары шулай ук җылы ризык белән дә сыйланды.
Бәйрәм җирле татарлар мәхәлләсе, Госмания авылы караган Чифтчеләр районы ярдәмендә оештырылды. Шулай ук бәйрәмне уздыруга Татарстанның Төркиядәге вәкиллеге дә үз өлешен кертте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум