Быел татар теленнән Бердәм республика имтиханын 32 укучы тапшырган. Аларның берсе татар әдәбиятын да сайлаган.
Бу хакта Казанда 2024-2025 уку елында татар теле һәм татар әдәбияты фәннәреннән Бердәм республика имтиханын тапшыручылар белән очрашуда әйтелгән.
Имтихан сайлаучыларның күбесе Казан мәктәпләреннән. Шулай ук Түбән Кама, Биектау, Кайбыч, Мөслим, Актаныш, Әтнә районнары, Чистай һәм Бөгелмә районнарыннан укучылар бар, дип хәбәр итә Татар-информ.
"Үткән ел имтиханны 7 укучы тапшырды, быел 32. Бер яктан караганда ниндидер үсеш бар кебек, ләкин республикабызның милли тормышын үзен бер зур диңгез яки океан итеп карасак, бу күрсәткечләр әле ул океанда кечкенә генә бер җилкәнле көймә кебек кенә. Әлеге матур күренешкә сөенеп, җиң сызганып, алга таба да эшне дәвам итәчәкбез", – дигән Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов.
Элегрәк Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин быел татар теленнән имтиханны 34 бала тапшырачак дигән иде
- 2022 елда татар теленнән республика имтиханын бары бер укучы гына бирде. Татарстан мәгариф министрлыгында моны татар теленнән БРИ югары уку йортларына кергәндә кирәк түгел, шуңа аны бик сирәк сайлыйлар дип аңлаттылар.
- 2023 һәм 2024 елларда 11 сыйныфтан соң татар телен 8шәр укучы сайлады.
- Татар теленә һөҗүм башланганнан соң татар теленнән чыгарылыш имтиханын бирүчеләр кискен кимеде. Мәсәлән, 2017 елда имтиханны 74 бала тапшырган.
- 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымы астында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.
- Татарстан Дәүләт шурасы бертавыштан республика дәүләт теленең ирекле укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Татар теленә һөҗүм башланганнан соң татар теленнән чыгарылыш имтиханын бирүчеләр кискен кимеде. Мәсәлән, 2017 елда имтиханны 74 бала тапшырган иде.
Форум