2025 елның беренче яртыеллыгы өчен Казан бюджеты 5,996 миллиард сум күләмендә дефицит белән үтәлергә мөмкин. Татарстан башкаласы башкарма комитетының әлеге карар өлгесе хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.
Документта күрсәтелгәнчә, 2025 елның беренче алты аенда Казан бюджеты 28,6 миллиард сум керем алган. КШуның 15,5 миллиарды — салымнар һәм салым булмаган керемнәр (штрафлар, милек сату, дәүләт пошлиналары), 13 миллиарды — бушка бирелгән акча (субсидияләр, дотацияләр һ.б.).
Бюджетның гомуми чыгымнары 34,6 миллиард сум тәшкил иткән. Шуларның 3,2 миллиарды — гомуми дәүләт мәсьәләләренә, 202 миллион сум — дәүләт иминлегенә, 2,7 миллиард — икътисадка, 414 миллион — транспортка, 2,29 миллиард — юл хуҗалыгына, 668 миллион — ТКХ (торак-коммуналь хуҗалык) өлкәсенә, 650 миллион — шәһәрне төзекләндерүгә, 23 миллиард сум — мәгариф тармагына юнәлдерелгән һәм башкалар.
Дефицитсыз бюджет 2024 елда Казан шәһәр думасының соңгы утырышында расланган иде. Ул вакытта салым керемнәре 28,1 миллиард сум, салым булмаган керемнәр 2,8 миллиард сум булыр дип көтелде. Барлык чыгымнарның 82 проценты социаль-мәдәни өлкәгә туры килә. Елның беренче өч аенда бюджет дефициты 4,1 миллиард сумнан артып киткән. Ә июнь башында Казан хакимияте быелгы бюджет параметрларына үзгәрешләр кертергә җыенуы турында хәбәр итте — чыгымнар 942,4 миллион сумга артачак, һәм дефицит якынча 9 миллиард сумга җитәчәк.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум