"Яндекс" бер ел чамасы элек башланган Русия халыклары телләрен үз хезмәтләренә кертү проектын дәвам ита. Соңгы елда гына ширкәт биш яңа тел өстәде: мордва телләреннән тыш, бу – осетин, коми һәм тува телләре. Бу хакта CNews-ка "Яндекс" вәкилләре хәбәр итте.
Бүгенге көндә "Яндекс" хезмәтләрендә Русиянең 12 асаба халкы теле кулланылышта: татар, башкорт, ике мари, удмурт, чуаш, якут, шулай ук эрзә, мокша, осетин, коми һәм тува телләре. Әлеге 12 тел 10 республикада дәүләт телләре статусына ия.
Ширкәт нейрон челтәрләр ярдәмендә әлеге телләр өчен тәрҗемә сыйфатын да арттыру юнәлешендә эшли. Моннан тыш сөйләмне тану һәм сөйләм синтезы технологияләрен булдыру эшләре алып барыла.
- Русиядә популяр булган Яндекс тәрҗемәчегә татар һәм башкорт телләре 2015 елда өстәлде.
- Татар теле Google Translate хезмәтенә 2020 елда өстәлгән иде. Моңа кадәр аерым активистлар тарафыннан Google Translate хезмәтенә татар телен өстәү тырышлыкларын ясады. Күптән түгел Google Translate тәрҗемәчесенә башкорт, кырымтатар, чуаш телләре өстәлде.
- 2024 ел башында Татарстанда татар телендә текстны тавышка һәм тавышны текстка әйләндерә алган хезмәт эшли башлады. Аны Татарстан фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты эшләде.
- Алга таба шушы хезмәтләрне үстерү һәм камилләштерү планлаштырыла. Сөйләм интерфейсы күп кенә башка проектларда нигез булыр дип көтелә: әйтик, тавышлы тәрҗеман (Татсофт тәрҗемә хезмәтен тавышлы итү), татар һәм рус телләрендә чыгышларны синхрон тәрҗемә итү, татар телендә әйтелеш тренажеры, татар телендә заманча әдәби портал (татар телендә аудиокитаплар ясау мөмкинлеге), тавышны башка телләргә клонлау системы, телевидение тапшыруларын субтитрлау, татар телендә аудио хәбәрләрне һәм аудио файлларны текстка әйләндерү кебек хезмәтләр.
- Моннан тыш, институт Tatar Speech онлайн хезмәтенең дә эшли башлавын хәбәр итте. Бу хезмәт YouTubeта булган урыс телле видеоларын реаль вакытта татарчага тәрҗемә итеп яңгырата.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум